Николай Титов Петербургта Халыкара балык сәнәгате форумында Татарстанның балык индустриясе белән таныштырды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев Санкт-Петербургта  10-11 июльдә уза  торган  III Халыкара  балык  сәнәгате  форумы эшенә  старт  бирде.   Россия  балык  хуҗалыгы  комплексының  төп  мәйданчыгына  быел  20 чит  ил   делегациясе,  үзебезнең  һәм  чит  илләрнең   җизнес,  тармак ассоциацияләре  вәкилләре  җыела.   Чараның  төп  темасы     – «Иксез-чиксез  мөмкинлекләр: табигать, икътисад, кеше».

Форумның   пленар сессиясе  утырышында    Дмитрий Патрушев  бу  вакыйганың     уникаль булуын  билгеләп  үтте,  биредә  су  биологик  ресурсларыннан  файдалануның  тигез  дәрәҗәдә  фәнни, икътисадый, хокукый һәм  социаль  аспектлары  карала. 

 Форум  кысаларында  шулай  ук балык  индустриясе,  диңгез продуктлары һәм  технологияләре күргәзмәсе  ачылды, анда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республиканың  балык  тармагы  үзенчәлекләрен  күрсәтте. 

Дмитрий Патрушев Татарстан  экспозициясе  белән  танышты.  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче   урынбасары    Николай Титов Лаеш, Мамадыш һәм Спас районнарыннан    стендка куелган  продукция турында  сөйләде,  шулай    Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрын  республикада  гамәлгә ашырылган    уникаль  балыкчылык   комплексы - «Биосфера-фиш» белән  таныштырды.   Күргәзмә  кунаклары   шулай  ук  Татарстан  китерелгән тере  чөгә  балыклары  белән  махсус   бассейннарны  карадылар,    Алексеевск  районы  кулланучылар  җәмгыяте  тарафыннан  әзерләнгән  балык продукциясеннән,  “царская уха” авыз  иттеләр.  

Дмитрий Патрушев Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  балыкчылык  өлкәсендәге  эшен  уңай  бәяләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International