ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» һәм «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программаларында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс буенча өстәмә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында яфрак азык әзерлиләр һәм дару үләннәре җыялар.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 875 номерлы карары белән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлауның гамәлдәге механизмына үзгәрешләр кертелә.

“2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында дүртенче ел рәттән инде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Минем җирем – Россия» конкурсы уздырыла.

2017 елның 1 августыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2017 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International