Кайбыч муниципаль районында яфрак азык һәм дару үләннәре җыялар

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында яфрак азык әзерлиләр һәм дару үләннәре җыялар. Терлекчеләр алдына аларны мөмкин кадәр күбрәк җыю бурычы куелган. Бу эшкә үзләреннән район предприятиеләре һәм оешмалары шактый зур өлеш кертә. Белгечләр дә, терлекчеләр дә бу эштән читтә калмый.

– Дару үләннәрен һәр елны күп иттереп җыеп калырга тырышабыз. Быел да үзебезгә алган планны артыгы белән үтәдек, – дип хәбәр итте «Дубрава-1» җәмгыяте зоотехнигы Наил Габдуллин.

– Дару үләннәрен һәм алардан ясалган препаратларны эре мөгезле терлекләрнең, бигрәк тә яшьтерлекләрнең, авыруларын профилактикалау һәм иммунитетларын ныгыту өчен кулланабыз, – дип сөйләдеветеринария табибы Рәфис Әфлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International