Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Марс» ҖЧҖендәсабанчылар ярышы узды.
Ярышларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлап җибәрде.
«Мондый ярышлар бик кирәк, - диде «Марс» ҖЧҖеннән Ильйәнур Нуриев. - Монда без башка хуҗалыклардан таныш тракторчылар белән очрашабыз һәм үзара тәҗрибә уртаклашабыз».
«Чәчүләр беткәч, без һәр елны шундый ярышлар уздырып, үз осталыкларыбызны күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итеп алабыз», - дип сөйләде “Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф.Ш.” ис. ҖЧҖ механизаторы РәисГарипов.
Туфракны каплатып эшкәртүдә конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Урманай» бүлекчәсеннән Линар Миргазыянов алды, 2 нче урынны - «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Сарлы» бүлекчәсеннән Фердинанд Исмәгыйлев, 3 нче урынны«Габдрахманов» КФХыннан Альберт Гафаров алды.
Туфракны каплатмыйча эшкәртүдә 1 нче урында - «Марс» ҖЧҖеннән Радик Шәймиев, 2 нче урында -«Эстәрле» ҖЧҖеннән Илнур Җиһаншин һәм 3 нче урында - «Тукай» ҖЧҖ хуҗалыгыннан Инсаф Мияссар.