Н.Э. Бауман ис. КДВМА студентлары Германия предприятиеләрендә практика узалар

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

2016 елның 1 июненнән 28 сентябренә кадәр Көнчыгыш Европада авыл хуҗалыгы, экология һәм авылны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү ассоциациясенең «Apollo e.V.» (Германия) программасы буенча авыл хуҗалыгы стажировкасы кысаларында Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары Германиянең фермер хуҗалыкларында практика узалар.

Россия югары уку йортлары арасыннан Н.Э. Бауман ис. КДВМА исеменнән студентлар Ксения Гебаур (4курс, 407 гр.), Азалина Ширванова (4 курс, 404 гр.), Эльмира Иванова (4 курс, 405 гр.), Елизавета Воронина (3 курс, 302 гр.), Тимур Кузахмедов (3 курс, 302 гр.), Анна Смирнова (3 курс, 304 гр.), Марина Кривокорытова (3 курс, 301 гр.) катнашалар. 2 - 5 июньдә студентлар Вунсидель шәһәрендә кереш семинарда булдылар һәм хәзер алар предприятиеләрдә практика узалар.

«Apollo e.V.» программасы буенча 4 ай уза торган практика студентларга Германиянең авыл хуҗалыгы һәм авыл тормышы белән танышырга, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз белемнәрен арттырырга, чит тел күнекмәләрен яхшыртырга, Россиянең башка югары уку йортлары студентлары белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International