Казанда Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Активлар мәктәбе чаралары узды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 22 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Регина кунакханә базасында (Петровский пос., Казан шәһәре) “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының (“ТР АЯБ” ТИО) Активлар мәктәбе узды. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасы кысаларында уздырылды.

Форумны оештыручылар “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларга һәм программаларга авыл яшьләрен мөмкин кадәр күбрәк кертү өчен бөтен шартларны тудырырга тырыштылар. Активлар мәктәбенең белем бирү өлешендә социаль проектлауга аерым игътибар бирелде.

Чараларда 100гә якын катнашучы булды, болар – “ТР АЯБ” ТИОның район бүлекчәләренең 18 яшьтән 35яшькә кадәрге рәисләре һәм активистлары.

Форумның беренче көне төркемнәр кураторлары җитәкчелегендә команда туплау һәм берләштерү тренингларыннан башланды. «Бездә бүгенгә Татарстанның 43 районыннан 33 район бүлекчәсе бар. Безнең бурыч – барысы белән бергә эшләргә һәм бөтен республика буенча авыл яшьләрен активлаштырырга. Катнашучылар арасында беренче тапкыр килүчеләр бар. Шуңа күрә мондый тренинглар балаларга бер-берсен күбрәк белергә, бер команда булырга ярдәм итә», – дип сөйләде Активлар мәктәбен оештучы Адел Кәшапов.

Шулай ук ораторлык осталыгы буенча мастер-класслар һәм квестлар оештырылды. .

Икенче көнне «Татарстан Республикасының ихтыярыйлыкны үстерү үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова социаль проектлау нигезләре, һәм сыйфатлы, кызыктыргыч,оригиналь проектлар язу, аларны үткәрү һәм яклау кагыйдәләре турында сөйләде. Алган белемнәр катнашучыларга “ТР АЯБ” ТИОның район бүлекчәләре һәм башлангыч оешмалары арасында республика конкурсының өченче этабында социаль әһәмиятле проектларны яклаганда ярдәм итте. «Зона (авторныкы түгел) проектлары» номинациясендә иң яхшылар булып «Бүген киләчәкне төзибез» һәм «Идел аръягы серләре» проектлары танылды.

«Безнең «Идел аръягы серләре» проекты районнар буенча чаралар марафоныннан гыйбарәт. Югар Осланрайонында «Гаилә учагы» конкурсын уздыру планлаштырыла, Зеленодольск районында аның тарихи урыннарына бәйле квест-уен оештырыла, Кайбыч районында “Россия имәнлекләре” туристик чара узачак, ул гаилә ялы буларак оештырыла. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында «Балык көне»үткәреләчәк, – дип, планнары белән бүлеште Ләйсән Таҗиева. Ләйсән – «Идел аръягы серләре» проекты авторларының берсе, активлар мәктәбендә катнашучы һәм “ТР АЯБ” ТИОның Югары Ослан бүлекчәсе рәисе.

Җиңүчеләр проектны гамәлгә ашыру өчен 200 мең сум күләмендә сертификат алдылар. Бу номинациянең барлык проектлары бер көн эчендә язылуын да әйтеп китәргә кирәк.

Активлар мәктәбе чаралары кысаларында шулай ук түгәрәк өстәлләр, “Проектлар белән эш итү”тренингы, «IQ-десант» интеллектуаль уены һәм башка чаралар үткәрелде.

Бүгенге көнгә Активлар мәктәбе – тәҗрибә алмашу, яңа файдалы белемнәр алу, элемтәләр урнаштыру, яшьләр сәясәте өлкәсендәге компетенцияләрне үстерү һәм ныгыту ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International