Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев юбилеена багышланган конференция узды

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев юбилеена багышланган конференция узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, университет укытучылары һәм студентлары катнашты.

Мәгълүм булганча, Минтимер Шәймиев Казан дәүләт аграр университетында укыган һәм 1959 елда диплом алган. Бу хакта югары уку йорты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов сөйләде. «Безнең югары уку йортын тәмамлаучылар арасында Минтимер Шәймиевның булуы белән горурланабыз. Ул үзенең укытучыларын да онытмый, әлегә кадәр аларга ярдәм итеп тора,  – дип билгеләп үтте Җәүдәт Фәйзрахманов. – Минтимер Шәрип улының тормыш юлы – үз халкыңа, үз илеңә хезмәт итүнең якты үрнәге. Хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Россия субъектлары арасында лидерлар рәтендә, монда Минтимер Шәймиевның өлеше гаять зур».

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Актаныш муниципаль районы башлыгы булып эшләгән елларын искә төшерде. «Мин 12 ел Минтимер Шарип улы җитәкчелегендә эшләдем. Ул һәрвакыт нәтиҗәле эшли торган команда җыя иде, кешеләргә эшләү өчен көч бирә, республикабызның киләчәге өчен җаваплылык хисе тәрбияли белә. Ә без, аның кул астында эшләүчеләр, аның ышанычын акларга тырыша идек, – дип сөйләде Энгель Фәттахов. – Хәзер Минтимер Шәрип улы Татарстанның милли һәм мәдәни мирасын торгызуда һәм саклап калуда актив эш алып бара. Ул педагогика кадрларын эзерләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә».

Конференция барышында Казан Дәүләт аграр университеты хезмәткәрләре дә чыгыш ясадылар, алар Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең студент еллары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International