Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Идел аръягырайоннарының ветеринария-санитария экспертлары катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда терлекләр сую һәм авыл хуҗалыгы хайваннары итенә ветеринария-санитария экспертизасы уздыру мәсьәләләре каралды.
Семинар-киңәшмә башында анда катнашучылар Карлы авылындагы шәхси эшкуар Әхтәм Каймаковның терлек чалу пунктында булдылар. Анда “Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ лабораториясе мөдире Светлана Хәмитова эре мөгезле терлекләрне чалганнан соң аларның түшкәләрен һәм эчке органнарын тикшерү методикасы белән таныштырды.
«Безнең төп максат – сыйфатсыз итне сатуга чыгармау. Ә моның өчен ул тулысынча тикшерелергә тиеш», – дип ассызыклады ул.
Ветеринария-санитария экспертизасы барышын күрсәткәннән соң, Светлана Хәмитова чарада катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Буа шәһәренең “Ял итү үзәге” МБУ базасында узды.