Кырым Республикасында Россия җитештерүчеләренең IV махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

2017 елның 2 – 4 июнендә Ялта шәһәрендә Россия җитештерүчеләренең «РосЭкспоКырым. Импортны алыштыру. Азык-төлек. Сәнәгать» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кырым Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәмендә «ЭкспоКырым» компаниясе оештыра.

Россия җитештерүчеләренең «РосЭкспоКырым. Импортны алыштыру. Азык-төлек. Сәнәгать» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе – продукцияне презентацияләү, сәүдә базарларын өйрәнү һәм яңа эшлекле багланышлар урнаштыру өчен перспектив мәйданчык ул. Күргәзмә берничә тематик бүлекне үз эченә ала, болар: терлек һәм кош ите, балык һәм балык продуктлары, сөт продукциясе, кондитер һәм икмәк-күмәч әйберләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш һәм башкалар.

Моннан тыш, форум программасы кысаларында эшлекле чаралар: семинарлар, түгәрәк өстәлләр, профильле эшлекле сөйләшүләр уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International