Марат Әхмәтов җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Танай авылында җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов, муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары, авыл җирлекләре советлары аппаратлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Пленар утырыш алдыннан семинарда катнашучылар «Танай урта мәктәбе» МБМУ ярминкәсен, авыл музее экспозициясен карадылар, шулай ук «Полянка» ТОС территориясендәге күргәзмә белән таныштылар.

Аннары алар яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүче Шәрифуллиннар гаиләсе хуҗалыгында булдылар. Алар 400 кв.м. мәйданлы җылытыла торган парник төзегәннәр, бер сезон буена бер тоннага якын кыяр һәм ике тоннадан артык томат үстерәләр.

Чараның пленар өлеше Танай авылы Мәдәният йортында узды. Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов ачты. Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыруның төп резервларыннан берсе иың - авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру», – дип ассызыклады ул.

Министр республика агросәнәгать комплексының торышы, авыл хуҗалыгы оешмаларының табышлылыгы һәм башкалар турында сөйләде. Ул Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга төрле ярдәм чаралары гамәлгә ашырылуы турында әйттеп узды, мәс., сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарын кайтаруга, кысыр таналар һәм яшь таналар сатып алуга, 3 яшьтән зуррак булган бияләр тоту өчен азык сатып алуга, ветеринария буенча профилактик чаралар уздыруга һ.б.

«Шулай ук федераль бюджет ярдәмендә “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”, “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм”, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” кебек программалар гамәлгә ашырыла, – диде Марат Әхмәтов. – Грант алучы фермерлар объектларының тулы проект куәтенә чыгуын тәэмин итә аеруча мөһим».

Чыгышының азагында министр җирлекләр башлыкларын авылда үз бизнесын үстерүгә әзер булган авыл кешеләрен эзләп табу һәм аларга мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә өндәде.

Семинар-киңәшмә барышында шулай ук Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International