Яшьләр форумы күп студентларның туган якларына эшләргә кайтуны планлаштыруларын күрсәтте

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстанның  Әлки  районында  узган ял  көннәрендә  Яшьләр  форумы  узды. Аның  максаты  - уку йортларын  тәмамлаганнан  соң  яшьләрне  районга  эшкә  кайтару.     

Районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   ярдәме  белән  Яшьләр  форумында  Казан  дәүләт  аграр университеты,   Казан дәүләт     ветеринария   медицинасы  академиясе, Лаеш   техник-икътисад  техникумы  һәм  Чистай  авыл  хуҗалыгы техникумы студентлары, шулай  ук  2016-2018 елларда  районның  АПК тармагында  эшкә  урнашкан  яшь белгечләр  катнашты.   Район Мәдәният  йортында узган  форумда   барысы      300 кеше  катнашты. 

Аларны  район  башлыгы    Александр Никошин сәламләде.  Студентларга  һәм мәкпәпләрнең  чыгарылыш  укучыларына мөрәҗәгать  итеп,  ул  аларны  тормышта  дөрес юл сайларга  өндәде. 

«Сез һөнәр үзләштергәннән соң,   язмышыгызны үзебезнең  район белән бәйләвегезне теләр идек.    Үзебезнең  Әлки районы  белән горурланып,  туган  җиребезгә  файда  китерүгә  омтылсагыз  иде.    Районыбыз  үсеше  өчен  бездә бөтен  мөмкинлекләр  бар:   җир, территория, инфраструктура. Районны  үстерү  өчен  үз белемнәрен, көчләрен, осталыкларын кулланып эшли торган  яшь,  белемле  белгечләр  генә  кирәк.   Бездә бүген  яңа   предприятиеләр ачыла,  эш урыннары  һәм яшәү өчен  яхшы  шартлар  булдырыла»,– дип  ассызыклады  район башлыгы.   

Форум кысаларында  шулай  ук  Татарстан  Республикасы яшьләр эшләре  министры  урынбасары    Анна Зәхмәтова, Казан  кооператив институты   ректоры Алсу Нәбиева, Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт     ветеринария   медицинасы  академиясе профессоры,   микробиология кафедрасы  мөдире   Альберт Галиуллин чыгыш  ясадылар. 

Студентлар  һәм районның  яшь белгечләре  иҗтимагый  тормышта  актив  катнашулары  өчен  Әлки  районы  башлыгы  исеменнән  Мактау  грамоталары  алдылар. 

Чара  тәмамлангач,  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   тарафыннан  студентлар  һәм яшь  белгечләр  катнашында  түгәрәк  өстәл  оештырылды, анда  аларны  кызыксындырган мәсьәләләр,  шулай  ук  яшь белгечләргә  дәүләт  ярдәме  чаралары  каралды.    

Форумда  катнашучыларның  күбесе,  укуларын  тәмамлагач, туган  якларына кайту  теләген  белдерделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International