Министрның беренче урынбасары Николай Титов Кытай делегациясе белән очрашты

2019 елның 12 апреле, җомга

12 апрельдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче   урынбасары    Николай Титов Фән һәм техниканы  үстерүгә финанс  ярдәме буенча Бөтенкытай ассоциациясенең  Венчур  инвестицияләр комиссиясе Генераль секретаре,  Югары  технологик һәм    инновацион индустрия өлкәсендә  Евразия  базарын  үстерү буенча  стратегик  хезмәттәшлек  берлеге  Рәисе   Сю Сяопин ханым  белән  очрашты.  Очрашуда  шулай  ук   Beijing Public Trust Management Consultant Ltd консалтинг департаменты   генераль  директоры урынбасары     Сян Лю, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары    Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать  Таһирҗанов, Татарстан  Республикасы   Инвестиция-венчур фонды вәкилләре  һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты.  

Очрашуны  ачып,  министр  урынбасары   Николай Титов кунакларны  аларның  туган  телендә  җылы  сәламләде һәм Татарстан  агросәнәгать комплексының  мөмкинлекләре  белән  таныштырды.   Ул эшкәртү  сәнәгатен  һәм экспортны  үстерүгә  юнәлдерелгән  кызыклы инвестиция   проектлары өчен  республиканың һәрвакыт  ачык  булуын  билгеләп  үтте.    

«КХР – ул шулай  ук  зур аграр республика. Кытайда  югары  технологияләргә һәм  экологик яктан  югары  сыйфатлы  продукциягә    инвестицияләр  кертүгә зур  игътибар  бирәләр.     Комиссиянең  бурычы  заманча  технологияләр  эшләп  чыгара торган кече  һәм урта  инновацион   компанияләрне  финанслауның  тотрыклы  системасын  булдырудан  һәм  Кытай  венчур  базарын үстерү стратегиясен  эшләүдән гыйбарәт», - дип  билгеләп  үтте   Кытай  дәүләт технопарклары челтәрен  булдыруда  катнашкан  Сю Сяопин ханым,  аның  инновацион инфраструктур  эшләрен  оештыруда  һәм  инвестиция   ресурсларын  җәлеп  итүдә  тәҗрибәсе  шактый  зур.    Комиссиянең  генераль  секретаре  буларак,  ул  балык  үрчетү  һәм уылдык  җитештерү  буенча  ябык  цикллы  Кытай  проектын    презентацияләде.  Проект табигый  сулыкларда  югары  сыйфатлы  кырпы (белуга) һәм   чөгә (стерлядь) балыкларын  үрчетүне күздә тота һәм бу  инде  Кытайның  көньяк-көнчыгышында, Япониядә, Америкада  һәм Канадада  гамәлгә ашырыла.   Бу  технология  буенча  балык  үрчетү өчен чөгә  балыгының  табигый  яшәү  тирәлегенә якын   тиешле  климатик  шартлар  кирәк.

Яклар  бу  проектны  Татарстан  Республикасында  гамәлгә ашыру  мөмкинлеген  карадылар һәм республика  сулыкларының  проект буенча  температура режимы  системасын  өйрәнергә     һәм республиканың  Инвестинция-венчур  фонды  белән  берлектә  закон базасын  эшләргә кирәк  дигән фикергә  килделәр.

Кытай  ягы  тәрҗемә  иткән икенче проект – дуңгызчылык  продуктлары нигезендә  дару  препаратлары  әзерләү буенча.  Яклар  Татарстан  Республикасында  һәм тулаем  Россиядә  мөмкин булган  күләмнәрне җентекләп  аналаизлауны  һәм  эшкәртү заводы  төзү һәм продукцияне  экспортлау  турында  карар кабул  итүне  планлаштырдылар. 

Очрашуга  йомгак  ясап,  Николай Титов  Министрлыкның   хезмәттәшлек  итүгә     ачык  булуын һәм республика  территориясендә инвестиция  проектларын  гамәлгә ашыруда  ярдәм  итүгә  һәм  экспортны  тәэмин  итүгә  әзер  булуын билгеләп  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International