Ришат Хәбипов шәһәрнең «Тәмле Казан» төп гастрономия фестивалендә фермер аллеясын ачты

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов шәһәрнең «Тәмле  Казан» төп  гастрономия   фестивалендә фермер  аллеясын  ачты.

Фермер   аллеясы фестиваль  кунакларына  төрледән-төрле    натураль   продуктлар  тәкъдим  итәчәк,  болар  -  сыр һәм балдан  алып  ипи һәм казылыкларга  кадәр.   Биредә  өй  шартларылнда  сыр  һәм  натураль   продуктлар   әзерләү буенча    мастер-класслар үтәчәк.  

“Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге” ДБУ тарафыннан  фермерлар һәм кооперативлар  продукциясеннән  аерым  экспозиция оештырылган.    Әлеге  форматның  үзенчәлеге  шунда  ки,  продукция фермерларның  үзләре  тарафыннан  түгел,  ә  ваклап  сату  операторлары  тарафыннан  тәкъдим  ителә.   Бу  операторлар  белән     Компетенцияләр  үзәге  “Туган як” (Родной край) исеме  астында  бердәм  логистика системасын булдыру  буенча  эш  алып  бара.  

Әлеге  Проект шәһәр кешеләренә  ел  дәвамында  ваклап  сату  операторлары  аша  кече  (кооператив) эшкәртүчеләрнең  натураль  продуктларын  алу  мөикнлеген бирүне   күздә  тота.  Бүгенге  көндә   проектта  ике  ваклап  сату    операторы  эшли,  аларның  үзләренең  продуктларны  күпләп  саклый  торган  складлары   һәм ваклап сату  объектлары бар  (шул  исәптән  «Казан» Агросәнәгать  паркында). 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  искәртә,  җитештерә  торган   продукциясен  сатуда  кыенлыклар  кичерә  торган  фермерлар  һәм “Туган як” челтәрендә    натураль  фермер  продукциясен сатып алырга  теләүчеләр  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге” ДБУга  мөрәҗәгать  итә  алалар, адресы:  Казан  шәһәре, Федосеев ур.,  36,  511 каб., тел.(843) 292 -07-59, сайт цкскрт.рф.

Гастрономия   фестивале һәм   фермер   аллеясы  эше    24 һәм 25 августта   10.00 сәгатьтән  22.00 сәгатькә кадәр дәвам  итәчәк.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  Казанлыларны  һәм шәһәр  кунакларын  фермерлар  продукциясеннән авыз  итәргә  һәм сатып  алырга,  шулай  ук  мастер-классларда  катнашырга    чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International