Марат Җәббаров Зеленодольск районында сөт эшкәртү комбинатында булды

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Зеленодольск  сөт эшкәртү  комбинаты» АҖендә булды. 

Бирегә килүнең максаты  предприятиенең җитештерү  технологияләре  һәм  җитештерү  куәте  белән  танышу  иде.    Марат Җәббаров «Зеленодольск  сөт эшкәртү  комбинаты» АҖенең  генераль  директоры   Әүфар Галиев белән  бергә  заводның балалар  азыгы,  сөт һәм башка  сөт  продуктлары җитештерү  линиясен карап  чыкты һәм  заводның  үсеш  перспективалары  белән  кызыксынды. 

Әүфар Галиев заводның  тарихы  белән таныштырды,  ул   1957 елда  төзелгән, бүгенге  көндә   «Зеленодольск  сөт эшкәртү  комбинаты» АҖ  өч  предприятиене берләштерә: Зеленодольск, Чистай һәм Буа   комбинатларын.  Көнгә  558 тонналап  сөт  эшкәртелә. 

Сөт кабул  итү линияләрен һәм лабораторияләрне  күрсәтеп,   предприятиенең  генераль директоры: «Барлык  сөтне  дә  без  турыдан-туры  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  үзләреннән  һәм шәхси хуҗалыклардан алабыз, алардан  сөтне  заводның  махсуслаштырылган  сөт  ташу  машиналары  җыя», дип аңлатты. 

Продукция яңалыклары турында  сөйләгәндә,  Әүфар Галиев  термостат  катык турында  әйтеп  китте,  ул  бары  тик  натураль  компонентлардан гына  әзерләнә һәм  тәме буенча  да  башкалардан нык  аерылып  тора.    Шуны  әйтергә кирәк,  продукт савытларга  салынганнан соң  гына әчетелә – һәр савыт махсуслаштырылган  термостат камерага  урнаштырыла, анда  ул җылылык  эшкәртүен  уза.   

Предприятие шулай  ук  яңа  туган  сабый балаларны  тукландыру   өчен яраклы  күп төрле  продукция  җитештерә.   Ул  иң югары  стандартларга  нигезләнеп  әзерләнә.   

Аралашу  вакытында  Әүфар Галиев тагын  бер серне ачты.  Предприятие  технологлары  тарафыннан  балалар өчен  яңа  продукт  эшләнә.  Без  дә  әлегә барлык  нечкәлекләрне ачып  бетермибез.  Ул  тиздән  кибет  киштәләренә  чыгачак һәм  татарстанлылар үзләре  аның тәмен  һәм сыйфатын  бәяли алачаклар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International