Кыр хәбәрләре: Азнакай районында азык әзерләү техникасы 98 процентка әзер

2020 елның 22 мае, җомга

21 майда Азнакай районында терлек азыгын җыю техникасы паркын һәм азык саклау урыннарын тикшерделәр. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Комиссия район хуҗалыкларының 50 берәмлек азык җыю техникасын, 39 чапкыч, 20 трактор тырмасын, 57 пресс-җыю агрегатын, 28 теземнәргә салу ургычын карады, агрегатларның эшен һәм автоүлчәгеләрнең төзеклеген тикшереп чыкты.

Тикшерү барышында сусыл азыкны саклау өчен билгеләнгән сенаж траншеяларының әзерлегенә, куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә, шулай ук хезмәт өчен түләү шартларына аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, быел район алдына шартлыча бер баш хайванга 32 берәмлек терлек азыгы әзерләү бурычы куелган. Силос өчен кукуруз 3925 га мәйданда чәчелгән, берьеллык үләннәр – 5841 га. Күпьеллык культуралар 20 мең гектардан артык мәйданны били.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасы 98 процентка әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International