Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары белән ел йомгаклары һәм 2021 елга планнар турында фикер алышты

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Чара Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Николай Титов катнашында узды һәм бу белгечләрнең квалификациясен күтәрү курсларының соңгы этабы булды.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча тармакта акчалата керем 132,6 млрд.сум тәшкил итәчәк (2019 елга карата үсеш 16,4 млрд. сум). Җитештерүнең табышлылыгы 3%ка арткан һәм ул 12,8%ка җитте, табыш – 13,2 млрд.сум. Яхшы үсеш динамикасын Тәтеш - 139%, Минзәлә - 126%, Чүпрәле - 124%, Мамадыш - 122%, Кукмара - 121%, Саба - 119% районнары күрсәтте.

Үсемлекчелек турында сөйләгәндә, министр 2021 елга куелган түбәндәге бурычларга аерым игътибар бирде:

*Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкару.

*Гектарга 70 килограмм һәм аннан да күбрәк минераль ашламалар туплау. Ашламалар сатып алуга ярдәм киләсе елда арттыру коэффициенты белән сакланачак.

*Сортларны яңарту һәм сортларны алыштыру. Оригиналь һәм элиталы орлыкларны 38% дәрәҗәсендә булдыру.

*Үсемлекләрне уңыш формалаштыр элементлары белән вакытында һәм сыйфатлы яклауны тәэмин итү.

*Һәр эре хуҗалыкта эретмә төеннәрен булдыру аерым контрольгә алынды. Бүгенгә алар 147 берәмлек бар, гомуми ихтыяҗ - 500 берәмлектән артык.

*Планлаштырылган мәйданнарны известьлау, алар 110 мең гектардан артыграк.

*45 мең тонна сыра кайнату арпасын (Деспин сортын) җитештерү һәм хуҗалыкларны Эфес (AB InBev Efes) компаниясе белән контрактлар төзүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү.

*3 класслы бодай җитештерү эшен максатчан алып бару.

Терлекчелеккә килгәндә, Татарстан Россия Федерациясендә ныклы рәвештә лидерлар тора:сөт җитештерү буенча - 1 урында, ит җитештерү буенча - Россия Федерациясе буенча гомуми күләмнең 7%тан артыгын җитештереп, сугым өчен тере үлчәмдә 8 урында. Бүген тармакта бара торган инновацион процесслар шартларында терлекчелек фермалары һәм комплекслар төзү эше дәвам итә. 2020 елда 6,4 мең башка исәпләнгән 16 яңа ферма һәм комплекс файдалануга тапшырылды. 2021-2022 елга 33 мең башка исәпләнгән тагын 30 яңа югары технологияле сөт комплексын төзү планлаштырыла.

Агымдагы елда техник модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итте. Моңа Росагролизингның ташламалы лизингы һәм Техника белән тәэмин итү буенча республика программасы ярдәм итте, аның буенча бәянең 40%ы субсидияләнде. 2021 елда техник модернизацияләү программасын субсидияләү «30х70» схемасы буенча дәвам итәчәк.

2021 елда грант ярдәме турында министр урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.

Очрашу барышында шулай ук авыл хуҗалыгы җитҗештерүендә эшләүче яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында да сөйләшү булды:

*югары белемле белгечләр өчен ‒ 300 мең сум, урта һөнәри белемле белгечләр өчен ‒ 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү;

*бер ел дәвамында ай саен 7,5 мең сум күләмендә түләү.

Республикада шулай ук кадрларны максатчан әзерләү механизмы эшли, аның буенча студент белгечләргә мохтаҗ авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Предприятие югары уку йортында укучы студентка - 10 мең сум һәм көллият яки техникум студентына 6 мең сум стипендия түли. Министрлык әлеге чыгымнарның 50%ын каплый. Бүгенге көндә 150дән артык студент максатчан әзерләү турындагы шартнамәләр буенча укыйлар.

2021 елдан максатчан укыту шартнамәләре буенча чыгымнарны каплау 90% тәшкил итәчәк. Шулай ук 2021 елдан яңа ярдәм чарасы – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә җитештерү практикасын узу өчен җәлеп ителгән студентларның хезмәте өчен түләүгә һәм аларның яшәү шартларына бәйле чыгымнарның 90%ын каплау эшли башлаячак.

АПКны цифрлаштыру өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

*Аграрийларны укыту, шул исәптән цифрлаштыру буенча Agroonline мәктәбе эшли башлады.

*Әтнә районы хуҗалыкларында аналитик хисап җыю буенча пилот сервис эшли башлады, бу Балтач һәм Кукмара районнарында да кертелә.

*Оператив аналитик мәгълүмат Агрополия порталында интерактив графиклар рәвешендә чыгарыла.

*Хуҗалыклар һәм районнар чикләрендә хуҗалык эшчәнлеген космомониторинглау өчен сервис булдырылды.

*Умартачылар өчен сервис эшләнә, аның презентациясе февраль аена планлаштырылган.

*Известьлау процессын контрольдә тоту модуле булдырылды һәм сыналды.

* Терлнкләрне бердәм идентификацияләү процессы башланды.

Чара азагында Марат Җәббаров квалификация күтәрү курсында укучыларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International