Марат Җәббаров Балтач районының авыл хуҗалыгы үсешендәге уңышларын бәяләде

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Балтач районында булды.

Эш сәфәре барышында министр Чепья торак пунктының "Май" АХҖККында булды, анда ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән төзелгән атланмайны фасовкалау һәм сөтне пакетлау буенча яңа линияне карады. Кооператив 2018 елда төзелгән һәм анда 10 кеше эшли, ә 2019 елда матди-техник базасын үстерү буенча 42,2 млн сум күләмендә Министрлык грантын алган һәм 2020 елда эшкәртү линиясен төзегән. Бүген сөт эшкәртүнең уртача тәүлеклек куәте 40-65 тоннага җитә.

Аннары Марат Җәббаров Салавыч авылында бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган 1600 баш савым сыеры исәпләнгән «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесенең яңа сөтчелек комплексын карады. Биредә «Карусель» роботлаштырылган саву системасы, тирес чыгару өчен автоматлаштырылган җайланма урнаштырылган. Балансланган ашату азык үзәге ярдәмендә тәэмин ителә. Ә махсус программалар терлекләрнең сөт сыйфаты буенча сәламәтлеген анализлый. Министрга, бер сыердан тәүлеклек уртача савым 31-32 литр тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр. Киләчәктә кооператив 800 башка исәпләнгән сөт-товар фермасының икенче һәм өченче чиратын төзергә, бозаулату бүлеген ачарга һәм тәүлеклек савымны 48 тоннага кадәр арттырырга ниятли.

Аннары Марат Җәббаров Балтач районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, районда агросәнәгать тармагы актив үсә һәм җитештерүне алга таба модернизацияләү һәм уңдырышлылыкны арттыру өчен гамәлдәге ярдәм чараларыннан файдаланырга өндәде, шулай ук барысын да 10-12 февральдә Казанда узачак «ТатАгроЭкспо» зур күләмле агротехнология күргәзмәсендә катнашырга чакырды.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Балтач районының агросәнәгать комплексы алдынгылары слетында катнашты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады. “2020 ел безнең районның агросәнәгать комплексы өчен уңышлы ел булды. Район урып-җыю кампаниясе чорында 130 мең тонна бөртеклеләр уңышын җыеп алды һәм республикада иң югары уңдырышлылыкка иреште, бер гектардан уртача 42,6 центнер», - дип, хәбәр итте Рамил Нотфуллин.

2020 елда балтачлылар авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасына актив кушылдылар, барлыгы 2146 баш мөгезле эре терлек теркәлгән. Шулай ук эре мөгезле терлекләр саны сизелерлек арткан (2020 елның 1 гыйнварына +833 баш, 2019 елга карата 102%), ит һәм сөт җитештерү күләме дә сизелерлек арткан. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында район бер ел эчендә 6 пунктка күтәрелеп, 6 урынны били. 2020 елда акчалата керем 3,5 млрд. сум тәшкил иткән (2019 елга карата 117%).

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтач районының агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм югары нәтиҗәләр һәм киеренке хезмәтләре өчен агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде.

Районның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International