Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Узган ел Россия Федерациясе территориясендә янгыннардан килгән зыян 1 млрд сумнан артып китте. Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләрен катгыйландыру көтелә. Бүгенге көндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куйган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре милекчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтүне туктату күздә тотыла торган нигезләмәләрне федераль дәрәҗәдә беркетү планлаштырыла.

Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре түбәндәгеләрне тәэмин итәргә тиеш булалар:

-кырларны корыган үсемлек калдыкларын яндыру юлы белән чистартмаска,

-тармак хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрергә, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын чыккан очракта башкарыла торган гамәлләр турында аңлату эшләре алып барырга,

-минерализацияләнгән полосалар булдыру,

-ут таралуны чикли торган полосаларны тиз арада булдырырга сәләтле җир сөрү техникасы һәм су ташу техникасы, шулай ук янгын чыганагын сүндерү очрагына су тутырылган савытлар булдырырга;

-ягулык-майлау материалларының агып чыгуын булдырмау максатыннан техникага үз вакытында техник тикшерү үткәрергә.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә чүп үләннәре булу янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү критерийларының берсе булып тора. Кырларны чистартуның яки калдыкларны утильләштерүнең арзанлы ысулы буларак, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең милекчеләре һәм алардан кулланучылар узган елдан чабылмый калган кипкән үләнне яндыруга керешәләр.

Корыган үләннәрне яндырганда авыл хуҗалыгы җирләренең биопродуктивлылыгы берничә тапкыр кими, ә үләннәр төренең составы үзгәрә һәм кими. Үләннәрне яндыру туфракның уңдырышлылыгын шактый киметүгә китерә. Алар шулай ук урман янгыннарын да китереп чыгарырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны исегезгә төшерә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 6 апрелендәге 550 номерлы карары белән Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, 2020 елдан калган кипкән, корыган үләннәрне, камылларны, үсемлек калдыкларын яндыруны тыюны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 17 апрельдән 2021 елга каралган субсидияләрдән мәхрүм ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International