Татарстан фермерлары савым сыерларын тотуга 350 млн сум алачаклар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бу хакта Нурлат районында узган зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте. Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Фермерлар белән бүгенге очрашу – агымдагы елның май аенда зона киңәшмәләре сериясендә йомгаклау киңәшмәсе, беренче өч очрашу Кама Тамагы, Саба һәм Бөгелмә районнарында узды. Аларда актуаль мәсьәләләр күтәрелде, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәчәкләр.

Республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. Узган ел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә республика бюджетыннан 477 млн. сум акча бүлеп бирелгән. 300гә якын авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән. Ел саен шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләменнән яртысыннан артыгын җитештерәләр.

 “Бергәләп без республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын кызыксындыру буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада агросәнәгать комплексын үстерү буенча зур эш алып барыла. Узган ел 263,4 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. “Дәүләт ягыннан җитди ярдәм чаралары эшли, аларның  нәтиҗәсе дә бар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - республика авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәре буенча ышанычлы рәвештә ил төбәкләре арасында 4 нче урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора. Без үзебезне авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез”.

 Фермерлыкка күрсәтелә торган дәүләт ярдәменә килгәндә, Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, механизмнар киңәя генә. Мәсәлән, агымдагы елның апрелендә бизнеска ярдәм итү максатында депутатлар авыл сәнәгать парклары резидентлары өчен салымнарны закон нигезендә киметтеләр (табышка, мөлкәткә, транспортка); салым салуның патент системасы буенча (шул исәптән авыл кибетләренә кагылышлы) кайбер мәсьәләләрне җайга салдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыклар җитәкчеләренә дәүләт ярдәменең барлык чараларын активрак кулланырга, грант программаларында активрак катнашырга тәкъдим итте. Парламент башлыгы шулай ук республика Икътисад министрлыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында авыл кешеләренә киң мәгълүмат бирү эшен җәелдерергә кушты.

 “Шикәр һәм үсемлек маена бәяләрне җайга салу, гомумән, азык-төлек бәяләренең артуы турындагы имеш-мимешләр буенча, - дип, дәвам итте Дәүләт Советы Рәисе, - биредә бәяләр күтәрелүгә каршы  көрәш чарасы буларак, республика шәһәрләрендә һәм районнарында оештырыла  торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре уңышлы санала. Сату мәсьәләләрен өлешчә электрон мәйданчыклар хәл итә. Гадәттәгечә, "Татнефть" һәм ТАИФ "белән берлектә чәчү кампанияләре өчен дизель ягулыгы дотацияләнә”.

Фәрит Мөхәммәтшин чәчүлекләрне иминләштерү мәсьәләләренә аерым тукталды. 2021 елгы уңыш өчен иминләштерелгән көзге культураларның күләме – 88 мең га, ягъни көзге культураларның 16%ын гына тәшкил итә. Парламент башлыгы авыл җирлекләре башлыкларын әлеге механизмнан активрак файдаланырга өндәде.

 Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше турында сөйләде. Районда 72 КФХ эшли. Узган ел гына да яңа 12 КФХ, 92 шәхси хуҗалык төзелгән. Җирле фермерлар грант программалары буенча актив эшли.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов кайбер районнарда терлекләрнең баш саны кимүенә игътибар юнәлтте. “26 районда сыерлар саны артса да, аларның баш саны кимегән районнар да бар, - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов, - шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең төрле программалары эшләп торганда һәм савым терлекләрен саклап калу өчен субсидияләр бүлеп бирелгәндә, мондый очраклар булырга тиеш түгел. Биредә катнашучыларның савым терлекләре сакланышы буенча күрсәткечләре республиканыкыннан югарырак, бигрәк тә Спас, Чистай, Яңа Чишмә районнарында”.

 Узган елларда зона киңәшмәләре барышында җирлек башлыклары субсидияләргә җыела торган документларны унификацияләү мәсьәләсен күтәрде. Бик күп белешмәләр һәм документлар җыярга кирәк иде. “Хәзер «боз кузгалды», дип әйтә алам - «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы эшли башлады, - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, - хәзер һәр шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы шәхси кабинет аша документларны электрон рәвештә бирә ала. Система таләп ителгән белешмәләрне 5-7 көн эчендә ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша үзе алачак".

Система әлегә тест режимында эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалык буенча барлык субсидияләрне электрон рәвешкә күчерү быел ук планлаштырыла. Киләсе елда АПКга барлык дәүләт ярдәме, субсидияләр бирү процессы мөмкин кадәр уңайлы һәм үтәкүренмәле булып әлеге система аша гамәлгә ашырылачак.

 Фермерларга субсидияләр бирүгә килгәндә, Ришат Хәбипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан быел да савым сыерларын тотуга акча бүлеп бирү турында карар кабул ителүе турында әйтте. Гомуми сумма 350 млн. сум тәшкил итәчәк.

Мини-фермалар төзү программасы халык тарафыннан иң кирәкле булып кала.  Программада катнашучылар 2015 елдан башлап сыерлар санын 7 мең башка  арттырганнар. Бу программада Чирмешән һәм Түбән Кама районнары фермерлары (17шәр мини-ферма төзелгән) һәм Әлки районы (14 мини-ферма) аеруча актив катнаша.

 Министр урынбасары авыл кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирде. Республикада кооперативларга ярдәм итү программалары, илкүләм проект кысаларында грант программалары һәм субсидияләр гамәлдә. Бу субсидияләр исәбенә 23 авыл хуҗалыгы кооперативы үз әгъзаларына 29,2 млн. сумлык реаль ярдәм күрсәтә алды. Ришат Хәбипов Нурлат районының «Восток» кооперативын алдынгыларның берсе итеп билгеләп үтте, ул ике ел эшләү дәверендә әгъзалар санын 21дән 114кә кадәр җиткергән һәм акчалата керемне 28 млн.сумнан 64 млн.сумга кадәр арттырган.

Пленар утырыш алдыннан зона киңәшмәсендә катнашучылар «Цветуния» теплица хуҗалыгында, «Нурлат ягы» агросәнәгать мәйданчыгында, Нурлат районының алдынгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар. Моннан тыш, түгәрәк өстәл утырышлары узды, анда авыл эшкуарлыгына дәүләт ярдәме һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 Зона киңәшмәләре барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр беркетмәгә кертелеп, аннан соң эшкә алына. Аларның кайберләре республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә каралуны таләп итә, чөнки өстәмә акча бүлеп бирүгә бәйле. “Иң актуаль һәм кичектергесез проблемалар, кирәк булса, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан каралачак, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - һичшиксез, барлык мәсьәләләр республика Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткереләчәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International