Татарстан Президенты Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очраштылар. Очрашу Столбище авылында яңа DoorHan заводы мәйданчыгында узды.

Очрашуда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары катнашты. Әңгәмә барышында Президент шәхси хуҗалыкларны кирәкле азык белән тәэмин итү темасына тукталды, шулай ук терлекләрнең баш санын арттыру зарурлыгын билгеләп үтте. Ул   Лаеш фермерларының җитди конкурентлы өстенлеге булуын ассызыклап үтте: янәшәдә генә Казан урнашкан - авыл хуҗалыгы продукциясен, бигрәк тә сөтне  сату базары гаҗәеп киң.

Очрашу вакытында Президентка районның бер КФХ җитәкчесе мөрәҗәгать итте. Ферма урнашкан Меретәк авылында каты өслекле юл юк. Бүген хуҗалыкта 100 баш эре мөгезле терлек бар. Планда - 300 баш  терлеккә тагын 2 сыер абзары төзү. Әмма юл проблемасы фермерларның эшен кыенлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, фермер хуҗалыклары аеруча ярдәмгә лаек, дип билгеләп үтте ул. «Сезгә ярдәм итәчәкбез. Без эре фермаларны гына түгел, ә зур булмаган хуҗалыкларны да үстерү яклы, алар еш кына тотрыклырак та  була», - дип өстәде Татарстан  Республикасы  Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International