«Хезмәт кешесенә дан»

2021 елның 23 октябре, шимбә

Бүген Кукмара муниципаль районының Яныль авылында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән 13 нче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан» ДТРК, Казан дәүләт аграр университеты.

Чарада Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм башкалар катнашты.

 “2010 һәм 2021 еллар температура күрсәткечләре, продуктив дым җитмәү буенча шактый охшаш. Шулай  да, без быел 2010 нчы корылык елындагыга   караганда  3 тапкыр  күбрәк уңыш  җыя  алдык. Димәк, безнең  көчебез арткан, технологияләр инновационрак була  башлаган, сезнең кебек сәләтле кадрлар барлыкка килгән”, - дип мөрәҗәгать итте яшь механизаторларга Илдус Габдрахманов.

"Хезмәт кешесенә дан" телевизион конкурсы быел 13 нче тапкыр уза. Уздыру чорында 400гә якын яшь комбайнчы катнашты.

Беренче көнне катгый жюри аларның теоретик һәм практик күнекмәләрен бәяләде, финалга иң-иңнәре чыкты.

"Рекордлы суктыру" номинациясендә Алексеевск районыннан механизатор Николай Егоров җиңү яулады. «Иң яхшы теоретик белемнәр» номинациясендә Зәй районыннан Рөстәм Мөхәммәтдинов җиңде. Ә «Иң яхшы практик белемнәр» номинациясендә Тукай районыннан Раил Сәйфуллинга тиңнәр булмады.

 13 нче республика конкурсының төп җиңүчеләре түбәндәгеләр булды:

1 урында - Таһир Габетдинов – “Чистай”  агрофирмасы (Чистай муниципаль районы);

2 урында - Рашат Шакиров – “Восток-агро” хуҗалыгы (Кукмара районы);

3 урында - Булат Мөдәрисов – “Яңа тормыш”  хуҗалыгы (Балтач муниципаль районы).

Барлык җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды. Калган катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре бирелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International