10 сентябрьдән республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында, шулай ук Татарстанның 26 муниципаль районында төрле даимилектә уза.
Үткән 11 ярминкәгә ясалган йомгаклардан күренгәнчә, 1 млрд. 116,7 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, иң күп сатылган продукция – яшелчәләр. Алар 15 мең тоннага якын сатылган, шул исәптән 9371,9 тонна бәрәңге, 3015 тонна суган, 1454,2 тонна кәбестә. Ярминкәләрдә шулай ук 174,4 тонна үлчәүле сөт, 1 миллион 413 мең данә йомырка, 551 тонна шикәр комы, 1164,8 тонна ит, шул исәптән 703,1 тонна сыер ите сатылган.
Ярминкәләрдә 32 муниципаль район катнашты, 11311 транспорт берәмлеге җәлеп ителде.
Ярминкәләр 2022 елның 24 декабренә кадәр булачак.