Баулы районында «Терлекчелектә инновацион үсеш – югары продуктивлыкка һәм сыйфатлы продукциягә юл» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген   Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Гелүс Баязитов эш сәфәре белән Баулы муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. 

Анда шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гузаиров,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, авыл җирлекләре  башлыклары, районның баш ветеринария табибы, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.

 Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасында терлекчелек авыл хуҗалыгының өстенлекле тармагы булды һәм булып кала, дип билгеләп үтте. Әлеге тармакның үсеш дәрәҗәсе буенча безнең республика Идел буе төбәгендә дә, тулаем Россия Федерациясендә дә алдынгы урынны алып тора.

 Аннары ул агымдагы  елның  өч аена  йомгаклар  ясады.  433 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елга карата 8%ка күбрәк, дип билгеләп  үтте ул.    Сөт җитештерү күләмнәре буенча төбәкләр рейтингында республика 1 нче урында. Бер сыердан  тәүлеклек уртача савым - 22,5 кг, бу  2023 елга карата   1,5 кг күбрәк, 101 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән.

1 апрельгә эре мөгезле эре терлекләр, кош-кортлар, сарык һәм кәҗәләр саны узган елгы дәрәҗәгә кадәр кимегән.  Шул ук вакытта дуңгызлар һәм атлар саны буенча уңай динамика күзәтелә,  үсеш - 1%.
Сыерлар саны  күпчелек районнарда узган елгы дәрәҗәдә, шулай  ук савым сыерлары арткан районнар  да  бар.   

Сарык һәм атчылык продукциясенә ихтыяҗ елдан-ел  арта. Бу юнәлештә фермер хуҗалыкларын  үстерүне кызыксындыру өчен агымдагы елдан башлап   «Агростартап» грант ярдәме программасына яңа эш башлаучы фермерлар өчен үзгәрешләр кертелде. “Бу 2 юнәлеш хәзер өстенлекле юнәлешләр, баллар сөт терлекчелегенә кебек исәпләнә.  Хәзер карар Татарстан  Республикасы  Министрлар Кабинетында килештерүдә, сайлап алу апрель ахырында игълан ителәчәк. Әлеге программага фермерларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүне сорыйм”, - дип билгеләп үтте Гелүс Баязитов.  

 Тукай, Түбән Кама һәм Актаныш муниципаль районнары территориясендә республикада иң эре кош ите җитештерүче Чаллы-Бройлер үзенең җитештерү эшчәнлеген алып бара, аның җитештерү эшчәнлегенә  республиканың күп җитештерү күрсәткечләре бәйле.

“Күп өлкәләрдә һәм республикаларда кош гриппы буенча хәтәр вәзгыять булганлыктан,  кошчылык тармагы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында аерым контрольдә тора”, - дип ассызыклады ул.

Терлекчелек тармагын алга таба үстерүнең мөһим инструментларыннан  берсе - сакчыл җитештерү кертү, ул нинди дә булса өстәмә зур инвестицияләрсез генә предприятиенең нәтиҗәлелеген  арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Семинар ахырында Гелүс Баязитов агымдагы елның 3-5 июлендә «Агроволга-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында  узачак Татарстан Республикасының сыр җитештерүчеләре конкурсында катнашырга чакырды, шулай терлекчелек тармагындагы  алдынгы хезмәткәрләрне  бүләкләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International