Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең мәгълүмати сәясәтне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча утырышы узды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең мәгълүмати сәясәтне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча утырышы узды.

Төп нотык белән Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясады. Ул АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы тарафыннан даими рәвештә коллегиаль органнар утырышы, киңәшмәләр, тематик семинарлар, һөнәр берлекләре җыелышлары уздырылуы турында сөйләде. Һөнәр берлекләре өчен мәгълүмат чыганаклары буларак «Һөнәр берлеге – көчлеләр берлеге» телепрограммасы, «Новое слово», «Солидарность» газеталары һәм «АгроПрофКурьер» мәгълүмати-аналитик вестнигы кулланыла. АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге турындагы яңалыклар «Ватаным Татарстан», «Земля-землица» газеталарында да, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең рәсми порталларында да даими рәвештә басылып чыга.

Үзенең мәгълүмати эше практикасы белән һөнәр берлекләренең Буа райкомы рәисе Руслан Сафин бүлеште. Аның әйтүенчә, райком эшләүче яшьләргә зур игътибар бирә, ә күпчелек предприятиеләрнең күмәк шартнамәләрендә яшьләр сәясәте буенча бүлекләр бар. Руслан Сафин АПК хезмәткәрләренең рескомының һәм шәхсән Фәридә Гарифуллинаның ярдәмен югары бәяләде, ул үзе, районга берничә мәртәбә килеп, хезмәт алдынгыларына бүләкләр һәм премияләр тапшыра.

Аннары «Зенодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенең һөнәр берлеге рәисе Роза Залаединова чыгыш ясады, ул предприятиедә күмәк шартнамә нигезендә җайга салу аспктлары турында сөйләде. Үзләренең мәгълүмат эшчәнлегендә алар «Новое слово» газетасыннан һәм «Агропрофкурьер» журналыннан актив файдаланалар.

Утырыш барышында шулай ук 2016-2018 елларга Татарстан Республикасы АПКсы буенча тармак килешүләре йөкләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Алардагы төп йөкләмәләрнең берсе – хезмәт өчен түләү. Бу елның 9 аенда уртача хезмәт хакы 23,2 мең сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча – 20,9 мең сум (узган елга карата үсеш 14%).

Чара азагында «Башлангыч һөнәр берлегендә иң яхшы мәгълүмат стенды» республика смотр-конкурсына йомгаклар ясалды. Җиңүчеләр булып: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ , «Буа шикәре» ҖЧҖ, Лениногорск районының «Ялтау» агрофирмасы” ҖЧҖ, Тәтеш районының «Колос» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем ФДБМУ танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International