Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында терлекләрне уңышлы кышлату мәсьәләләре хакында фикер алышалар

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында терлекләрне уңышлы кышлату мәсьәләләре хакында семинар-киңәшмәләр уза. Чараларда районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша.

Шушы көннәрдә мондый семинар-киңәшмәләр «Аксубай» АФ” ҖЧҖенең «Трудолюбово», «Смена» һәм «Караса» бүлекчәләрендә узды. Семинар-киңәшмәләрдә катнашучылар эре мөгезле терлекләрне карау һәм тукландыру шартлары белән таныштылар, яшь терлекләрне карауга, ветеринария-санитария чараларына, терлекләр авыруларын профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Савым сыерларының продуктивлылыгын арттыру күбесенчә сыерларны дөрес тукландыруга, хезмәтне дөрес оештыруга бәйле булуын билгеләп үттеләр. Бозауларны саклап калуны тәэмин итү максатларында, хуҗалыклар белгечләренә сыерлар бозаулый торган чорда терлекчелек фермаларының бозаулату бүлекчәләрендә тәүлек буена кизү торуны оештырырга тәкъдим ителде.

«Хезмәткәрләрнең бөтен тырышлыгы ахыргы нәтиҗәгә юнәлдерелгән булырга тиеш, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гыйльманов. – Сөт – товар ул, аның өчен акча түлиләр. Һәм табыш күләме дә продукциянең сыйфатына һәм санына бәйле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International