Татарстан Республикасы Арча муниципаль районыннан Рәис Шәкүров зур хуҗалык тота

2017 елның 11 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүровның шәхси хуҗалыгында 10 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 8 савым сыеры, тагын сарыклар, кош-корт асрый.

«Азыкны елъярымга җитәрлек итеп әзерләдек, – диде йорт хуҗасы. – Терлекләр өчен азык рационын үзем төзим һәм аларны билгеле бер сәгатьләрдә генә ашатам. Шулай иткәндә, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була, бер сыердан уртача көнлек савым 20 кг чыга».

Хуҗалыкта тегермән һәм чебиләр чыгару өчен инкубатор бар. Узган ел монда бәрәңге үстереп, аннан да яхшы уңыш алганнар, гектарыннан 458 центнер чыккан.

Җитештерелгән продукцияне – сөт, эремчек, каймак, ит, йомырка, бәрәңгене Рәис Шәкүров Арча базарында сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International