Казанда чатыр корылган мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен сату дәвам итә

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Казанда чатыр корылган 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату дәвам итә.

Сәүдә нокталары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Академик Лаврентьев ур., 10 (Яңа Савиново районы), Батыршин ур., 20 (Киров районы), Деметьев ур., 7 (Авиатөзелеш районы), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә (Авиатөзелеш районы), Зәкиев ур., 12 (Совет районы), Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бистәсе, Совет районы), Юлиус Фучик ур., 72 (Идел буе районы).

Чатыр корылган мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен һәр шимбәдә 07.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенә 8 (843) 2217623, 2217624 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International