Район хәбәрләре: Биектау аграрийлары эре мөгезле терлекләр савымы буенча югары күрсәткечләргә ирешүдәге тәҗрибә белән бүлештеләр

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Биектау  районы  “Әсән” авыл  хуҗалыгы  предприятиесенең сөт-товар  фермасы  базасында  «Терлекләрне  кышлату  барышында тукландыру   рационнары  һәм  карау  шартлары» темасына   семинар-киңәшмә  узды.   

Районның  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләренең нәкъ  менә    “Әсән”  терлекчелек  комплексында  очрашуы  очраклы  гына  түгел.    Биредә  үз эшенең  чын  осталары  эшли.  Җыелган  фермерлар  эш барышында  хуҗалык  территориясен карап  чыктылар һәм  предприятиедә  сыерларны   саву эшенең һәм  аларны  карау  шартларының  ничек көйләнгән булуын  үзләре  күрделәр.  

Семинарда  катнашучылар  эре  мөгезле  терлекләрне  ашату  һәм карау технологияләрен, тукландыру   рационнарын, югары  аксымлы  туклыклы  өстәмәләрнең  кулланылуын,  рационның протеин һәм  егәр  буенча  нисбәтлелеген, шрот, чөгендер  сыгынтысы һәм кукуруз куллануны җентекләп   карап чыктылар,  шулай    ук ветеринария-санитария чаралары,    яңа  туган  бозауларга  угыз  эчерү схемасы (угыз запаслары) схемы һәм сөт ташлаган сыерларны   һәм  савым сыерларын  карау һәм  тукландыру   технологияләре  белән  таныштылар.  

Биектау районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Рәхимҗан Кәримов билгеләп  үткәнчә,  “Әсән”  — районның  иң алдынгы  хуҗалыгы.  Бүгенге  көндә  бер  сыердан  савым     9 мең  литр  тәшкил  итә.   Мондый  югары  нәтиҗәләргә бары  тик  барлык юнәлештә  дә  алдынгы  технологияләрне куллану  нәтиҗәсендә   генә  ирешеп  булуы  турында  билгеләп  үттеләр:   терлекләрне  караудан  алып  тукландыруга  кадәр.   “Әсән”дә эре  мөгезле  терлекләрне  тукландыру  рационын күбесенчә үзләре  җитештергән  азык тәшкил  итә.      

Биредә  арпа, бодай һәм  кукурузны  бик  уңышлы  үстерәләр.   Төп азыкның  бер  өлешен  зур  партия  белән  сатып алалар,  бу  акчаны шактый  читкә  калдырырга  ярдәм  итә. Авыл  хуҗалыгы  предприятиесенең   үзендә       сенаж салу  катгый  куелган,  аңа  катнаш  азык  өстиләр.  Менюны  төрләндерү  савымга  да  уңай  тәэсир итә,  әлбәттә.  Менә  шулай  төрле  факторларның  булуы  “Әсән” сөт-товар  фермасына районның  башка  фермер хуҗалыклары  өчен  үрнәк  булып  торырга  ярдәм  итә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International