Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы “Нәүрүз” ҖЧҖенең “Бима” бүлекчәсендә тәҗрибәле терлекчеләр эшли

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы “Нәүрүз” ҖЧҖенең “Бима” бүлекчәсендә тәҗрибәле терлекчеләр эшли. Алар арасында 8 машина белән сыер саву остасы – Алиса Пажбекова, Әлфия Исламова, Людмила Кугергина, Любовь Низамова, Алевтина Шамеева, Алисә Исламова, Марина Николаева һәм Елена Ишмурзина. Аларның һәркайсына 50шәр сыер беркетелгән.

Хуҗалыктагы савым сыерлары сигезенче яртыдан көндезге сәгать дүрткә кадәр болында булалар, шуннан соң терлекләргә силос кукурузы, фураж һәм башка азык бирәләр.

Светлана Пажбекова, Эмма Яркеева, Елена Мурова, Елена Максимова, Светлана Пакеева «Нәүрүз» ҖЧҖендә бозаулар карыйлар.

«Мин терлекчелектә 34 ел эшләдем, апрельдә пенсиягә чыктым. Соңгы 7 елда бозаулар карыйм», – дип сөйләде Елена Максимова. Аның кул астында өч айлык 70 баш бозау бар.

«Бозауларны яшь бала караган кебек карарга кирәк: вакытында ашатырга, эчерергә, әз генә авырый башласалар – шунда ук дәвалый башларга кирәк, – дип сөйли тәҗрибәле терлекче. – Үз эшемне яратым башкарам. Башта сыерга ничек якын килергә кирәклеген дә белми идем, әмма тормыш барысына да өйрәтә икән. Хәзер инде эш күпкә җиңелрәк».

«Безнең барлык терлекчеләр бик тырыш, тәҗрибәлеләр. Сыер савучымы, бозау караучымы яисә көтүчеме ул – барысы турында да иң яхшы, җылы сүзләр генә ишетәсең», – диде “Бима” бүлекчәсенең ферма мөдире Елена Шуматова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International